Арча үзәгендә кимчелекне төзәтәләр
"Шәһәр үзәгендәге юлны тагын ник җимерәләр икән ? Ул су ага торган канауны узган ел гына ясаганнар иде түгелме соң ? Берәр бала авырса халыктан акча җыялар,ә монда бюджет акчасын җиргә күмәләр",- дип шалтыраттылар редакциягә. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек.
Бу эшләрне башкарган подрядчы оешма гарантия таләбе буенча үз хисабына эшли , бюджеттан моның өчен өстәмә акча тотылмый ,дип җавап бирделәр безгә. Су ага торган тимер-бетон лотоклар сыйфатсыз булып таркала башлагач, хакимият аларны алыштыруны таләп иткән. Хәзер шул кимчелекне бетерү өчен яңа лотоклар куела.
Ялгышу гөнаһ түгел, аны төзәтмәсәләр начар булыр иде. Икенче яктан карасаң, вакытында сыйфатлы итеп эшләнсә, мондый мәшәкать тә,өстәмә чыгымнар да килеп чыкмас иде .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев