erid:2VtzquqpS7d
Арчада 16 кешегә штраф салынган
Арча яңалыклары

Арчада 16 кешегә штраф салынган

Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик рейд үткәргәннәр.  Нәтиҗәләре бик үк сөендерерлек түгел. Рейд барышында гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 16 кешегә беркетмә төзелгән. Спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыккан бер шофер тоткарланган. Мондый рейдлар киләчәктә дә даими үткәреләчәк.

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев