Күп фатирлы йортта күршеләреңә игьтибарлы бул.
Бүген Арчада Банк урамындагы күп фатирлы яңа йортта янгын чыкты. Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов белән сөйләштек.
-- Әлеге йортта бер ир кеше фатирга кереп торган булган, - дип сөйләде Наил Бәйрәмов.- Алкоголь эчемлекләр кулланган. Балконда тәмәке тарткан. Янгын балконда чыга. Фатирга зыян килми. Әйтәсе килгән сүз шул: күршеләргә күз-колак булып торырга кирәк. Фатир хуҗаларына да үз фатирында яшәүчеләргә игьтибарлы булырга кирәк, эчеп ятарга юл куярга ярамый. Яңа йортларда янгын белгертүче җайланмалар куелган. Аларны эшләтеп торырга кирәк.
Нет комментариев