Кызыклы сорау бу.
Соңгы елларда “Арча” спорт мәктәбенең көрәш тренерлары арасында рейтинг үткәрелә. 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча урыннар чыгарылды. Барлык ярышларда катнашкан балларны кушып санаганнан сон 1 нче урынга Сәлахов Марат Радик улы ия булды. Марат Радикович Шушмабаш, Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәпләрендә, Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә көрәш алып бара.
2 нче урында Һидиятуллин Фәнил Фәнис улы. Фәнил Фәнисович Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә физкультурадан укыта.
3 нче урында Зарипов Фәнис Васыйл улы. Фәнис Васыйлович яшьләргә көрәш серләренә “Арча” спорт комплексында өйрәтә.
Бу турыда кичә үткәрелгән ярыш тантанасында әйтеп үтелде. Аларга район башлыгы Илшат Нуриев, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев