erid:2VtzquqpS7d
Арчада Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды
Арча яңалыклары

Арчада Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды

25 июньдә районның барлык сайлау участокларында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды.

 

Без бу көнне шәһәрнең берничә участогында булдык. Һәркайда сайлаучыларны яхшы әзерлек белән каршы алалар. Һәр килүченең температурасын үлчиләр, битлек, перчаткалар, авторучка бирәләр.

Арча станциясендә күчмә сайлау участогы эшли. Шулай ук график буенча урамнарда тавыш бирү оештырыла.

Һәрвакыттагыча мондый мөһим кампанияләрдә җитәкчеләр үрнәк күрсәтә. Беренчеләрдән булып “Арча АТПсы”, “Водоканал-Сервис”, “Татавтодор” филиалы, “Энергосбыт”, “Арча элеваторы”, сәнгать мәктәбе, “Арча-Арена” боз сарае җитәкчеләре тавыш бирде.


Нет комментариев