Арчада Туган телләр елы старт алды (ВИДЕО)
2021 ел -- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.
Аның Арчада якташыбыз күренекле язучы Гомәр Бәшировка 120 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында матур чара итеп оештырылуы әйбәт. Казаннан язучылар, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кайтты. Иҗади чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Дөрестән дә, бу очрашу туган телләр һәм халыклар бердәмлеге чарасы булды. Татар, урыс, көрәшен, мари, удмурт халык җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Яратып, рәхәтләнеп карадык. Ана теленә, үзара милләтләр дуслыгына ни җитә! Уйландыра...
Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев