erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалылар "ТАТМЕДИА"дан бүләкләр отты

Бүген дә җәмгыятьтә язылучылары арасында лотерея уйнатылып, нәтиҗәләр ясалды. Арада райондашларыбызның да исеме бар.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ел саен үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылары арасында призлар уйната. Шарты гади: кимендә өч төрле матбугат чарасына язылырга һәм язылу квитанцияләренең күчермәсен “ТАТМЕДИА”га юлларга кирәк.

Алдагы елларда төп призга телевизор уйнатылса, быел иясен кыйммәтле смартфон көтте. Призларның калганнары да кечкенә түгел, юрган, электр чәйнеге бүләккә килсә кемгә ошамас икән?!  Райондашларыбыз арасында призларга, бүләкләргә ия булучылар берничә ел дәвамында шактыйга җыелды.

Бүген дә җәмгыятьтә язылучылары арасында лотерея уйнатылып, нәтиҗәләр ясалды. Арада райондашларыбызның да исеме бар: Иске Иябаштан Рәмзия Рәхимова юрган отса, Яңа Кенәрдән Резидә Садыйкова районда иң күп язылучы буларак махсус бүләккә ия булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“4 нче тапкыр юрган отам инде, — дип елмая Яңа Кырлай мәктәбендә инглиз теле укытучысы Рәмзия Рәхимова, — алдагы елларда отканнарын, өч кызыма бирнә булыр дип куанган идем, монысы үземә булыр инде”.

Яңа Кенәр мәктәбендә китапханәче булып эшләүче Резидә Рәүф кызының да “ТАТМЕДИА”дан алган 4 нче бүләге икән. “Юрганлы да булдым, бүләкләрем дә аз түгел. Быел күңелнең бер читендә, смартфон чыкмас микән дигән хыял бар иде барын, исән-сау булып, киләчәктә отарга язсын”, — дип шатлыгын уртаклашты ул.

Газета-журналлар укучы буын вәкилләре дә өлкәнәю ягына таба бара инде. Бүгенге тизлек, вакыйгаларны күз йөртееп кенә укып ала торган заман балалары киләчәктә вакытлы матбугатны укыр микән? Шулай булуга карамастан, акчасын жәлләмичә берничә төрле газета-журналга язылучы матбугатка гашыйк җаннар тарихта гына калмасмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X