erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Ашыйсы ашым, язмышым шунда булган, күрәсең

Ерактагы якын йолдыз

“Казан Су” ял паркында якташыбыз Фәнис Зыялы белән “Туган якта бар да якын миңа!” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Ул “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Һәм очрашуны һәрвакыттагыча зәвыклы итеп Дилә Абдуллина алып барды.

– Сез минем хакта үзем белгәннән дә күбрәк мәгьлумат туплагансыз, – диде шаяртып Фәнис әфәнде.

Фәнис Зыятов – тумышы белән Өчиледән. Атказанган укытучы, нәфис сүз остасы, Тукай иҗатын өйрәнеп, үзе белгәннәрне башкаларга да җиткерергә теләгән көр күңелле, ачык йөзле, иҗади кеше иде аның әтисе Фәрхат абый. Бертуганы Айрат та юмор хисенә бай, шаярып сөйләшергә яратучы, өздереп курайда уйнаучы буларак күңелгә кереп калды. Фәнис Зыятов Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрь, адвокат, җәмәгать эшлеклесе. Менә нинди уллар үстергән Фәрхат абый! Горурланып сөйли иде ул алар турында.

Ә ничек Төркиягә китеп, шунда төпләнеп калган соң Фәнис Зыятов?

– Арча педагогика көллиятендә белем алдым мин. 1993 елда бер студентка Төркиядә уку мөмкинлеге бирелде. “Барасыңмы?” – дип сорады әти. Ул вакытта Төркияне белмибез дә, аптырап калдым. Әти уйларга бер атна вакыт бирде. Анда инде китәм, дидем. Әни елый башлады. Әмма уемнан кире кайтмадым. Барып урнаштым. Стипендия дә, яшәү урыны да бирделәр. Ашыйсы ашым, язмышым шунда булган, күрәсең. Авырлыклар булды. Җиңдем. Ул вакытта телефоннар юк. Көн саен хат яза идем. Сагынуымны шулай бастым. Сигез ай тел өйрәндем.

Очрашуда Фәнис Фәрхәт улы үзенең шигырьләрен укыды, курайда уйнады. Төркиядә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан башкарылган эшләре турында сөйләде. Дин, милләт, тел, сәяси мәсьәләләр буенча фикерләре белән уртаклашты. Чарада Арча үзәк китапханәсенең “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, китап укучылар, әдәбият-сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты.

Фанис Зыятов Анталиядә адвокат булып эшли. Гаилә кора. Хатыны Бану белән ул һәм кыз үстергәннәр.

– Хатынымның әби-бабайлары – себер татарлары. 1908 елда бик зур авырлыклар аша үтеп, Төркиягә килеп урнашканнар, – диде ул. – 2000 елда өйләнештек. Бану – рәссам. Кызыбыз Анкара университетында рәсем бүлегендә укый, улыбыз опера җырчысы булам, дип консерваториядә белем алды. “Ла-Скала” опера бинасы сәхнәсендә чыгыш ясаячакмын, дип хыяллана.

Иҗат белән Фәнис Зыятов Төркиягә киткәч якыная, кулына каләм алып, шигырьләр яза. Туган ягын, челтерәп аккан чишмәләрен, су буйларын, урман-тауларын сагынып яши ул. Чит илдә үз милләте, аның байлыгы, олуг шәхесләре. үткәне, тарихы белән кызыксына башлый.

– Уйлаган саен Аллаһы Тәгалә илһам бирде, уйларым шигъри юллар булып дәфтәр битләренә төшерелде. Без көчле милләт һәм ул, телебез бетәргә тиеш түгел. Әти Тукаем, диде, Тукай шигырьләре белән үстек, аның белән илһамландык, – диде Фәнис әфәнде. – Мин үземне чын шагыйрь дип санамыйм. Уйларымны, хисләремне, тойгыларымны шулай аңлатасым килде. Иң борчыганы – тел мәсьәләсе. Мин Анталиядә яшим. Анда 2000нән артык татар бар. Бер-беребез белән элемтәдә торабыз, төрле чаралар оештырабыз. Быел бишенче тапкыр Сабантуй үткәрдек. Максат – андагы татарларны җыю, берләштерү, балаларын җәлеп итү. Милли җырлар, гореф-гадәтләрне өйрәтергә тырышам. Мәчеттә бер сыйныф бирделәр. Татар телен бозып сөйләшкәннәрне телгә өйрәтәбез. Татар ашлары бәйгесе оештырдык. Бәйрәмнәрдә милли киемнәрдән киләбез. Дин, милләт, тел – аерылгысыз берлек. Шигырьләрем дә шушы темаларны үз эченә ала.

Фәнис Зыялы үзе язган шигырьләрне укыды. Ул сәнгатьле сөйләү осталыгына да ия кеше. Сәгатьләр буе сөйләсә дә, туйдыра торган түгел. Шулай ук курайда татар халык көйләрен башкарды.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр дә Фәнис әфәнде хөкеменә шигырьләрен укыдылар, бергәләп гармунга җырладылар, теләкләрен җиткерделәр, сораулар бирделәр. Очрашу “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре