erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтием хатирәләре

Әтием Нәзиров Нурияздан Фазылҗан улы Әтнә районы Мөндеш авылында туып, 80 елдан артык гомерен шунда кичерде. Соңгы елларын Арчада яшәде.

Әтием Нәзиров Нурияздан Фазылҗан улы Әтнә районы Мөндеш авылында туып, 80 елдан артык гомерен шунда кичерде. Соңгы елларын Арчада яшәде.
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда аның хатирәләре белән уртаклашасым килә.
Бөек Ватан сугышы башланганда әтигә 16 яшь була. 17 яшендә аны шоферлыкка укырга җибәрәләр. 1942 елда улы фронтка китә. 18 е дә тулмаган егет генерал Николай Ватутин җитәкчелек иткән 1 нче Украина фронтында Воронеж юнәлешенә җибәрелә. Анда ГАЗ машинсын йөртә башлый. "Ул машинаның ишеге дә юк иде", - дип сөйләгәннәре хәтердә. Озак та үтми, тәвәккәл, кыю егетне артиллерия корпусын җитәкләгән полковник Иван Саньконы йөртүче итеп билгелиләр. Аның белән Прага, Дрезденга кадәр барып җитәләр. Штабтан алгы сызыкка кыйммәтле кәгазьләрне илтеп тапшыручы була. Берничә тапкыр һөҗүмгә дә эләгәләр.
"Машина ватылса, я көпчәк шартласа, төзәтергә минутлап кына вакыт бирә иде полковник. Мин һәрвакыт вакытыннан алда рәтләп бетерәм. Ул мине "Молодец, сынок", - дип мактап та ала. Бик кызу йөрергә, кушылган йөкләмәне тиз башкарырга кирәк иде", - дип сөйли иде әти.
Без, балалары, аның орден-медальләрен кадерләп саклыйбыз. Шулай ук аның хезмәтен чагылдыручы, 23 мәртәбә рәхмәт белдерелгән кадерле мактау кәгазе дә саклана.
Сугыш беткәч тә ел ярым хезмәт итә әти. Инде генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән Саньконы йөртүен дәвам итә. 1947 елда гына туган авылына әйләнеп кайту насыйп була аңа.
1948 елда әнием Дания белән тормыш корып җибәрәләр һәм 55 елдан артык гомер кичерәләр. 3 кыз тәрбияләп үстереп, һәммәбезгә белем бирделәр.
Сугыштан кайткач әтием шофер булып, аннан озак еллар колхозда эшли . Намуслы, тырыш хезмәте өчен күл кенә мактау кәгазьләренә, медальләргә ия була ул. Әни белән икесе дә хезмәт ветераннары. Әтинең сурәте озак еллар Арчаның мактау тактасында тора.
Истәлек язмам әтиемнең рухына дога булып барып ирешсен иде.

Әлфия Бәхтиярова,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X