Һава торышы атна уртасыннан үзгәрә башлаячак
20 апрельдә һава шартлары үзгәрешсез кала.
Татарстанда Скандинавия антициклоны йогынтысында урнашкан салкынча, коры һәм аз болытлы һава торышы бу атна уртасыннан үзгәрә башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
20 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0дән -5 градуска кадәр һәм көндез +7дән +12 градуска кадәр булачак.
Синоптиклар чәршәмбе, 21 апрель төнендә, явым-төшем ихтималы булу зур түгел, әмма көндез республиканың көнбатыш төбәгендә җылы фронт үтү белән яңгырлар явачак, дип искәртә. Төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез +7, +12 градуска, көнчыгышта +17 градуска кадәр җылы була.
22 апрельдә вакыты белән явым-төшем көтелә. Температура төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр, көндез -8дән 13 градуска кадәр булачак.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 23 апрельдә һәм шимбә, 24 апрельдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Шул ук вакытта температура бераз арта: төнлә 2-7 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев