erid:2VtzquqpS7d
Августтан акча арта
Арча яңалыклары

Августтан акча арта

2020 елда россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак, 1 августтан аны яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.   «Быел россиялеләрнең тупланма пенсияләре 9,13 процентка артачак. Мондый коэффициент узган ел йомгаклары буенча пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләре (ул инфляция дәрәҗәсен өч тапкыр узып киткән) нигезендә билгеләнгән. 1 августтан тупланма пенсияләрне яңадан исәпләячәкләр һәм бу 80 мең кешегә кагылачак», — диелә хәбәрдә.

 http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/byel-tuplanma-pensiya-klme-artachak
 


Нет комментариев