erid:2VtzquqpS7d
Автобуста битлексез йөргән өчен штраф салганнар
Арча яңалыклары

Автобуста битлексез йөргән өчен штраф салганнар

1000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Казанда яшәүче бер ханымга автобуста битлексез барган өчен штраф салганнар.

Битлек режимын кию буенча Казанда рейд үткәрелгән. беренче автобуска керү белән тикшерүчеләр битлексез барган бер кызны күргәннәр. “Мин хастаханәдән кайтып килә идем. Битлекне шунда онытып калдырганмын”- дип аңлатырга тырышкан кыз. Шунда ук ада беркетмә төзегәннәр. Хәзер аңа  1000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Бер сәгатьлек рейд эчендә тикшерүчеләр өч кешегә беркетмә төзегәннәр, алты кеше белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев