erid:2VtzquqpS7d
Авыз ачу кайчан башкарыла? (ураза турында 3 сорауга 3 җавап)
Арча яңалыклары

Авыз ачу кайчан башкарыла? (ураза турында 3 сорауга 3 җавап)

Авыз ачу кайчан башкарыла? Азан әйткәчме яки ахшам намазын укыгачмы?

Уразада авызны теш пастасы белән чистартырга ярыймы?
Бу – мәкруһ гамәл. Теш пастасын кулланган очракта, авызда аның тәме беткәнчегә кадәр су белән чайкатырга кирәк.

Авыз ачу кайчан башкарыла? Азан әйткәчме яки ахшам намазын укыгачмы?
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Минем өммәтем авыз ачуны ашыктырган вакытта бәрәкәттә булачак”, – дип әйткән. Димәк, авыз ачуны ашыктыру, ягъни азан әйтүгә башкару – сөннәт.

 

Уразада тырнак һәм чәч кистерергә ярыймы?
Уразалы килеш тырнак кисәргә дә, чәч кистерергә дә ярый. Бу гамәлләрне госел алдыннан эшләү тагын да хәерлерәк була.

Сораулар һәм җаваплар: “Рамазан. Ураза: еш бирелә торган сораулар” китабыннан

 http://shahrikazan.ru/news/din/avyz-achu-kaychan-bashkaryla-uraza-turynda-3-sorauga-3-avap

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев