erid:2VtzquqpS7d
Бәйрәм бүләк иттеләр
Арча яңалыклары

Бәйрәм бүләк иттеләр

6 октябрьдә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Яңа Чүриле психоневрологик диспансерда яшәүчеләр янында булды.

 

Бу көнне биредә яшәүче өлкән яшьтәгеләр хөрмәтенә концерт оештырылды. Ренат Мансур улы аларны тәбрик итеп, матур теләкләрен җиткерде.

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырлар бүләк иттеләр. Биредә яшәүчеләр арасында үз талантлары бар. Җырладылар, биеделәр, үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр.


Нет комментариев