Бәйрәмнәрдә чамасын белегез!
Табиб киңәше.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиев.
-Ринат Мирбәтович, Яңа елга кереп барабыз. Яңа елны гадәттә мул табыннар артында бәйрәмчә каршыларга тырышабыз. Беруңайдан табиб киңәшен дә тыңлап үтсәк яхшы булыр иде.
- Әйе, Яңа елны күңелле могҗизалар, бүләкләр белән каршыларга тырышабыз. Бәйрәмнәрне матур гына үткәреп җибәрергә язсын. Әмма, кызганычка каршы, яңа елның беренче көннәрендә бәхетсезлек очраклары 1,5-2 тапкырга арта.
- Сәламәтлек белән бәйле бәхетсезлек очраклары булмасын өчен нинди киңәшләр бирәсез?
- Яңа ел бәйрәмнәреннән, йокы һәм ялны көйләп, гадәти сәламәт туклануга әкренләп чыга белергә кирәк.
- Ничек дөрес тукланырга?
- Тәлинкәгә салынган ризыкның яртысы яшелчә/яшел үлән, 25 проценты аксым (тавык, балык) һәм 25 проценты углеводлар булырга тиеш.
- Ә шулай да тәмле колбасалар, майонез кушылган ризыклар ашарга яратабыз.
- Бу ризыкларны алыштырып та була бит. Мәсәлән, майлы колбаса урынына диетик ит һәм кош ите, майонез урынына яшел үләннәр салынган йогуртны кулланырга мөмкин.
- Балык файдалы дибез. Ә нинди төрләрен кулланырга?
- Йөрәк өчен балыкның майлы сортлары (лосось, сельд) файдалы, әмма икраны чикләргә киңәш итәм, кан юллары белән проблема булганда бигрәк тә.
- Без Яңа елга ризыкны алдан әзерләп куярга гадәтләнгән. Әзер ризыкны күпме сакларга мөмкин?
- Майонез белән ясаган салатларны 6-12 сәгать сакларга, әгәр дә майонез салмасаң, ашар алдыннан гына майонез кушсаң, 18-36 сәгатькә кадәр сакларга була. Маринадланган яшелчәләр озаграк саклана.
-Торт, пирожныйларны кайда тоту кулайрак?
- Әлбәттә, суыткычта тотарга.
- Яшелчә, җиләк-җимеш, яшел үләннәрне ничек эшкәртергә киңәш итәсез? Салкын, җылымса су белән генә юсаң ничек?
- Башта краннан аккан су белән юасың, аннан өстенә кайнар су коясың.
Кабатлап әйтәм, ризыкларны тиешенчә сакларга һәм кибеттән сатып алганда саклану срогын карарга. Яңа әзерләнгән ризыкка кичәгесен кушмагыз. Тиз бозылучан ризыкларны (эремчек, сөт һ.б.) бүлмә температурасында сакламагыз.
- Ашау тәртибе буенча ни диярсез?
- Өстәлгә куелган бар ризыкны да ашарга тырышмагыз. Арадан бер төп ризыкны сайлап алыгыз. Чама белән ашагыз. Спиртлы эчемлекләрне артыгын кулланмаска. Истә тотыгыз, спиртлы эчемлекләрнең куркынычсыз күләме юк!
- Салкын, кайнар ризыкларны ничек чиратлаштырырга?
- Кайнар ризыктан соң, салкынны кулланмаска.
- Газлы эчемлекләр бар бит әле. Аларны ничек кулланырга?
- Ризыкны капканнан соң газлы эчемлек йотып куймаска. Яңа ел өстәле янында чаманы белсәгез, иртәгесен сезгә организмыгыз рәхмәт әйтер.
- Сез, йөрәк һәм кан юллары табибы буларак, тагын нинди киңәшләр әйтәсез?
- Без, табиблар, һәрвакыт хәрәкәтне киңәш итәбез. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә сәгатьләр буе өстәл артында утырмаска, торырга, биергә, уйнарга, урамга чыгып йөреп керергә кирәк. Озын ял вакытында күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз, йөрегез, чаңгыда, тимераякта шуыгыз. Вакытында йокларга ятыгыз. Бу киңәшләр бигрәк тә артык авырлыктагы кешеләргә файдалы.
- Йөрәк һәм кан басымыннан дару эчкән кешеләргә киңәшләрегез.
- Дару эчүнең тәртибен бозмаска, вакытында кулланырга. Көн дәвамында чиста су эчәргә. Хроник авырулар көчәйсә, хәлегез начарланса, вакытны сузмыйча табибка мөрәҗәгать итәргә!
- Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Яңа ел белән!
Румия Надршина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев