erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Балага узганчы алдан тикшерен

Табиб киңәше

 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни медицина тикшеренү үзәге директоры Геннадий Сухих фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.  Әлеге язма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Заманча акушерлык авырга узуны планлаштырган вакытта ук проблемаларны ачыклауга нигезләнгән. Бу турыда Геннадий Сухих “Комсомольская правда” газетасында әңгәмәдә әйтә.

– Заманча медицинаның бурычы – бала тапканнан соң төрле катлаулылыкларны көтмичә, аларны балага узуны планлаштырган вакытта ук ачыклап дәвалану, – ди ул. – Күп очракта бу ана һәм бала өчен  уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Геннадий Сухих бала тудыруга сәләтле 18-49 яштьтәгеләргә һичшиксез диспансерлаштыру узарга кирәклеген әйтә.  Бу исә заманча ысуллар ярдәме белән диагноз куелып, булачак ананың сәламәтлек торышын ачыклап, проблемалар булса, вакытында дәвалау мөмкинлеген бирә.

Бала тудыру сәләте, әлбәттә, яшь вакытка туры килә. Әмма проблемалар яшь кызларда да булырга мөкин.

– Заманча медицина күпләргә 40 яшьтән соң да бала табу мөмкинлеге бирә, – ди Геннадий Сухих. – Шулай да хатын-кызның яше – әһәмиятле факторларның берсе булып кала бирә – яшьнең авырга узу, узган очракта аның барышы һәм бала табуга да йогынтысы бар. Бу хатын-кызларга гына кагылмый. Яшь барган саен ир-атларның да симәнә сыекчасы сыйфаты үзгәрә, сперматозоидларның саны азая һәм хәрәкәте акрыная.

Авырлы вакытта ана һәм баланың мөмкин булган кимчелекләрен ачыклап була. Алар: хромосом аномалияләр, баланың үсеше тоткарлану, берничә айдан бала төшү, гестацион шикәр диабеты һ.б.

– Бу проблемалар лаборатория анализлары, ультратавыш скриниглар һәм белгечләр консультациясе ярдәмендә ачыклана, – ди доктор.

Геннадий Сухов болай дип тә өсти: заманча акушерлык ул хатын-кызга ихтирам һәм аның борчылуларына нигезләнә.

– Бала табудан курку һәм бала тапкан вакытта авыртулар... Моңа гадәти күренеш дип кенә карарга ярамый, – ди доктор. – Бүген авыртуларны баса торган нәтиҗәле ысуллар һәм психологлар бар.

Хатын-кызлар медицина психологында үзенең борчуларын, курку хисләре турында сөйләп,  тиешле ярдәмне ала ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре