erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Балаларны полиция Кыш бабае котлады

«Полиция Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе

2025 елның 15 декабреннән 2026 елның 10 гыйнварына кадәр Россия күләмендә профилактик юнәлештәге «Полиция Кыш Бабае» акциясе уздырыла.

Акциянең төп максаты – балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, балаларны һәм яшүсмерләрне куркынычсызлык кагыйдәләре, закон каршындагы җаваплылык белән таныштыру, традицион кыйммәтләрне һәм милләтара татулыкны саклау.

Акция кысаларында Арча районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 2025 елның 25 һәм 26 декабрендә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә профилактик исәптә торучы, аз тәэмин ителгән һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга барып, аларны Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

25 декабрьдә «Полиция Кыш Бабае» Яңа Кенәр интернат мәктәбендә булып, анда тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр бирде.

Очрашулар барышында балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар Г.Габидуллина һәм М.Гатауллина профилактик әңгәмәләр үткәрде, хокук бозуларга юл куймауның мөһимлеген аңлатты, шулай ук 2010 елның 14 октябрендәге 71-ЗРТ номерлы Закон нигезендә балаларның кичке вакытта өйдә булу тәртибен искә төшерде. Балаларга мошенникларның алымнары һәм алардан саклану чаралары турында да мәгълүмат бирелде.

Акция полиция хезмәткәрләре белән җәмәгатьчелек арасындагы ышанычны ныгытуга, балаларда һәм яшүсмерләрдә хокукый культура формалаштыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре