erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Балкыш» фестивалендә (видео)

Төбәк Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева нәфис сүз сөйли. Әнгам Атнабаев язган «ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ» поэмасын.

Гади генә сөйләү түгел бу. Театральләштерелгән сөйләү. Республика күләмендәге фестивальнең  район этабында оста итеп чыгыш ясап, Гөлфия Рысаевая диплом белән бүләкләнде.

Әнгам Атнабаев 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ
Соңлап кына Әтәч кайтып керде...
Танырлык та түгел, ләхәүлә!
Кикрик китек...
Күз төбендә фонарь...
Аяк аксак — чак-чак сөйрәлә...
Хөббениса,
Әтәченә карап,
Әрнеп-әрнеп болай сөйләнә:

— Тагын күршеләрдә булдың инде?!
Тагын гөнаһ кылдың, туемсыз!
Үзеңнең бит унбиш тавыгың бар —
Менә дигән, карап туйгысыз!

Яныңнан бит дер калтырап кына,
Йомшак басып кына узалар,
Бер чакырсаң, унбише дә килә,
Ни теләсәң — шуңа ризалар.

Ә син, — харап! — шпор шалтыратып,
Күкрәк киереп йөргән буласын,
Өстәвенә, мактанасын әле
Янәсе дә, иртә торасың.

"Кикрикүк!" дип сөрән саласың да
Эшең бетте!
Эшнең калганы
Мескен тавык җилкәсенә төшә:
Күкәй салу,
чебеш каравы.

Ә син көн дә кәҗә сукмагында
Сөйрәләсен, адәм актыгы!
Йә, күршенең тавыклары казмы,
Томшыклары әллә алтынмы?

Шул кәнтәйләр өчен канга батып
Кайткан идең үткән атна да!
һаман тәүбә итмәгәнсең икән —
Тавык — тавык инде кайда да!

Малны иясенә охшамаса,
Харам була, диләр — дөрестер.
Бигрәк Хәтмуллама охшагансың...
Кит!
Күз алдымда торма, себерке!
...Хөббениса, шулай тиргәп-каргап,
Азгын Әтәченә җим сипте.
Ә хәзер әйдәгез видеоны карыйк һәм тыңлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре