erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бари Каюмович ялгышмады

Көн дә 10 км.лап йөгерү уңыш алып килә.

Арчада "Милләтләр кроссы" башланыр алдыннан физик тәрбия педагогы Бари Каюмовичтан: "Финишка кем беренче килер, дип уйлыйсыз?" -- дип сорадым. Ә бит йөзләгән йөгерүчеләр арасында оста йөгерүчеләр аз түгел! Бари Каюмович озак уйлап тормады, җавапны шунда ук әйтте: "Я Мөҗипов, я безнекеләр..." Адел Мөҗипов Арча педагогика көллиятен тәмамлаган егет. "Арча" спорт комплексында эшли. Педагогның фаразы дөрес булып чыкты. Иң беренче булып финишка, шактый ара калдырып, Адел Мөҗипов килде. Аның артыннан -- Арча педагогика көллияте студентлары. Соңыннан Адел белән сөйләшеп тордык. Озын буйлы егет йөгерер өчен генә туган диярсең... Көн дә 10 км.лап йөгерәм, ди. Көн дә йөгерү, әлбәттә, уңышлар алып килә. Әле күптән түгел өч кешедән торган алар командасы республикада җиңеп кайтты. Уңышлар телибез үзенә!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Педколледжны Ашытбашлар узды бу ярышта

    2
    X