erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Барысы да фронт өчен: 1941-1945 елларда Арча

Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңнән артык фронтовик якташларыбыз орденмедальләр белән бүләкләнә.

Тылдагы халык та үз-үзен аямыйча хезмәт фронтында көрәшә. Барысы да фронт өчен, барысы да  Җиңү өчен – бу лозунг аның коралына әйләнә.

Арчада 1941-1942 елларда “Катюша“ дивизионнары төзелгән һәм өйрәтү курслары эшләгән. Практик ату күнегүләре Арча-Кенәр юл өстендәге “Пашкау“ урманы дип аталган урында булган.

Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киемнәрен кигән. Авыл халкы фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торган, армиягә икмәк, ит, сөт, яшелчә һәм бәрәңге җибәргән.

Районыбыз халкы танклар, самолетлар төзү өчен 2 млн сумнан артык акча җыеп биргән, 7 млн сумнан артык акча Армия фондына кергән. Сугыш елларында хезмәт ияләре тарафыннан 422 тун-пальто, 76 пиджак, 264 телогрейка, 200дән артык эчке чалбар, 1,5 мең данә бүрек, 5 меңнән артык бияләй, 545 пар киез итек, 3 мең килограмм йон һ.б. әйберләр җыеп бирелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев