Басуда ни хәлләр
«Россельхозцентр»ның Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.
" Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан
кышкы чорда уҗымнарның торышы даими тикшерелеп торыла. 2025 елның 6 январь көнне ООО Ашыт хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Ибатуллин һәм баш агроном Рәмзил Халиуллин белән берлектә, чиста пардан соң чәчелгән 80 гектар мәйданда Подарок сортлы көзге арыш басуы тикшерелде. Басуда кар катламы 30 см, 1 кв.метрда 430 штук үсемлек саны исәпләнелә. Чәчү срогы 29.08.2024 г.Туң катламы 3-5 см. Тармаклану үзәгендә температура 0 градус. Боз катламы күзәтелмәде.
Яшәү көчен билгеләү өчен басудан үсемлек пробалары алынды. Лабораториядә үсемлекнең тармаклану үзәге тетразол эремәсендә тикшерелде. Яшәү көче 97 % тәшкил итә. Үсемлекләрнең алынган бер өлеше монолит методикасы буенча 14 көн дәвамында үстерелеп тикшереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев