erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына акчалата түләү бирелә башлады

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган түләүне бирә башлады.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, 1941-1945 еллар вакыйгаларында турыдан-туры катнашкан гражданнарга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче бу акчаны пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә апрель аенда ук күчерә.

«Татарстанда Җиңү көненә ел саен бирелүче әлеге түләүне 438 ветеран алачак. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагындагы мәгълүматлар нигезендә гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка башкарыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр түләнә торган түләүләр Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Гражданнарның кайбер категорияләренә Җиңү көненә еллык акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X