erid:2VtzquqpS7d
Белемнең артыгы юк
Арча яңалыклары

Белемнең артыгы юк

26 гыйнварда «Ашыт» ширкәте базасында ветеринария хезмәткәрләре һәм ясалма орлыкландыру техниклары белән укулар оештырылды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов  терлекчелектә 2022 ел йомгакларына анализ ясады. 

Казан дәүләт ветеринария академиясе, "Эталон" предприятиесе белгечләре чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.


Нет комментариев