erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бер як күршеләрдән уңмадык без...

Күршеләр, күршеләр...

Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр. Күршеләрең гел зыян эшли торган булса нишләргә соң?

Бер як күршеләрдән уңмадык без... Алар бу йортны сатып алганнан бирле күңелдән тынычлык качты.

Хәзер җитеш тормышта яшәсәләр дә, тормыш корып кына җибәргәндә әйберләре бик юк иде. Без аларга пәлтәләр, аяк киемнәре бирдек. Бик теләп киеп йөрделәр. Әмма алар килеп төпләнгәч, ишегалдыннан чиләкләр, мунчадан табаклар юкка чыкты. Бервакыт бездәге кебек табакны тавыклары алдында ризык салынган килеш күрдем. Әмма дәшмәдем. Тотылмаган – карак түгел, диләр бит.

Аннары бакча ягындагы читлектән дистәдән артык чебеш югалды. Кемнеңдер аяк эзләре генә калган иде. Каенанам күршеләргә бу хакта сөйләгән. Авыл советына төшеп каракларны эзләтәм, дигән. Икенче көнне урамнан чебешләрне табып кайттык.
Улым кечкенә чакта шул күршеләрнең малае белән уйный иде.

Берзаман талый торган әтәч сыман күрше хатыны очып кермәсенме! Имеш, улым аның малаеның уенчыкларын алып чыгып киткән! Балам бу сүзләрне ишетеп торды һәм гарьләнеп елады, чөнки беркайчан да кеше әйберен алганы булмады. Аптырагач, улымның ишегалдында булган уенчыкларын кертеп бирдек.

Ул күрше хатынының гайбәтенә, әче теленә чыдый торган түгел. Безнең турыда да әллә нинди ялганнар таратып бетерде инде... Шулай булса да, ашларга чакырмый калган юк.
Менә мондый очракта да күрше хакы Тәңре хакы булып каламы икән?

чыганак: https://vk.com/shahrikazanda?w=wall-35721178_121113

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре