erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Без яшисен яшәгән инде, оныклар өчен борчылам“

Җиңү көне алдыннан Орнашбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз абый Сабиров: “Энем, без исәннәр ничәү калдык икән?“ – дип шалтыратыр иде. Соңгы шалтыратуында исән ветераннар хәйран иде әле. Гаяз абыйның да мәрхүм булганына шактый еллар инде.

Вакыт аяусыз, бүген районда Бөек Ватан сугышы ветераннары алтау гына калган инде. Җиңү көне алдыннан шуларның берсе – Үзбәк Сабир улы Сабиров белән очраштым. Ул соңгы вакытта кызы һәм кияве гаиләсендә яши.
Үзбәк абыйны күптән беләм, мин Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә укыганда ул сельпо рәисе  булып эшли иде. Соңрак гел аралашып торырга туры килде, хәзер дә телефон аша хәлләрне белешкәләп яшибез. Бик ачык, аралашырга рәхәт кеше ул. Күпме генә очрашсак та бер зарланганын ишеткән булмады, ул заман кешеләре барына шөкер итеп яшәргә күнеккән шул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Бу юлы да матур гына сөйләшеп утырдык, аның тормыш юлларын күз алдыннан кичердек.
1927 елда Югары Масра авылында туа ул. Әтисе Гражданнар сугышында катнашкан. 1942 елда Бөек Ватан сугышына китә. Аннан кайткач төрле җаваплы эшләр башкара. Үзбәк Сабир улы 7нче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Атлы лобогрейка белән урак ура, 10 чакрым арадан капчык белән күтәреп симәнә ташый, урманнан ат белән агач чыгара, элеваторга ашлык илтә. Курсларда укып тракторчы була.
1944 елның наябрендә Сабиров фамилиясе белән армиягә чакыру ала, ә Казанбаш МТСы җитәкчелеге Гайнуллин фамилиясе белән калдыруны сорап хәрби комиссариатка хат җибәргән була. Аңа фамилияне Сабиров дип дөресләп кайт, дип киңәш бирәләр. “Мин мондый төзәтүгә риза булмадым, чөнки Ватанны саклау ир-егетнең изге бурычы“, – ди ул. 
Аны эчке эшләр частена билгелиләр, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Туган якка 1951 елның сентябрендә генә кайта ала. Аннан соңгы хезмәт юлы да горурланырлык.
“Арча хәбәрләре“ газетасы редакциясе Ватаныбыз азатлыгын саклап калган, моңарчы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән якташларыбызның язмышын ачыклау юнәлешендәге эшен дә дәвам итә. 9 майда тагын 9 сугышчының документлары якыннарына тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X