Истәлекле очрашу.
Бүген иртән редакцидә җыелыштык. Сәбәбе – редакциягә кунакка безнең актив хәбәрчебез, районда абруйлы җитәкче урыннарда эшләгән ветеран педагог Шәфигулла Гарипов килде. Килүенең сәбәбе – хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховны юбилее белән котлау. Җыелгач, баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин коллективның уңышлары турында сөйләде.
Актив хәбәрчеләрнең үз конкурслары бар. Әлеге конкурста үзенең язмалары белән Шәфигулла Гарипов та катнашты. Һәм уңай бәя алды. Газета укучыларыбыз яратып укый торган әлеге язмаларны безнең редакция югары бәяләп, Шәфигулла Гариповка Мактау грамотасы һәм сертификат тапшырды. Шәфигулла Зәйнуллович рәхмәт әйтеп, алга таба да язып торачагын ышандырып, хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховны юбилее белән котлады. Ә Ильяс Сәхапович үзенең “Журналист язмалары” дигән китабын бүләк итте. Бик күңелле булды. Соңыннан чәй өстәле янында сөйләшеп утырдык.
Нет комментариев