erid:2VtzquqpS7d
Безнең мөхәррир яхшы ук эчә икән бит
Арча яңалыклары

Безнең мөхәррир яхшы ук эчә икән бит

Эчкәнен фотога да төшерергә өлгергәннәр.

"Ат көне"ндә төрле ярышлар, бәйгеләр дә үткәрделәр. Шуның берсе - узышка кымыз эчү. Мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллин кымыз эчүдә беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Бушка кымыз да эчте, өстәвенә бүләккә яхшы термос та тапшырдылар!

Хәзер ул безнең баш мөхәррир генә түгел, районның тизлеккә кымыз эчү буенча чемпионы да! Котлыйбыз үзен!


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев