erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Арчада "Без- Тукай оныклары" лагеры балаларны кабул итте

Иртәдән эш тыгыз булды.

Без лагерны оештыручыларның берсе - роно методисты Энҗе Мостафина белән сөйләштек. Ул менә ниләр сөйләде:

- Хәерле сәгатьтә! “Без- Тукай оныклары” лагере үз эшен башлап җибәрде.

Каникуллар балалар буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Бу чор- балаларның иҗади байлыкларын үстерү, шәхси мөмкинлекләрен камилләштерү, мәдәни кыйммәтләр белән баету, үз планнарын тормышка  ашыру өчен иң кулай вакыт. Каникуллар - уеннар, күңел ачу, үзең теләгәнчә эш төрләрен сайлый алу, ел буена җыелган киеренкелектән арыну, сәламәтлекне ныгыту өчен бик зур мөмкинлек тудыра.  Бу  чор – балаларның ирекле аралашу вакыты да.  Аңлашыла ки: әти- әни үз баласының, вакытын буш эшләр белән үткәрмичә, йә авылда әби- бабайга өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе алуын, йә җәйге аланнарда файдалы ял итүен тели.

Бу җәһәттән Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы программаны тормышка ашыру максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле олимпиадаларда, конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашкан татар укучылары өчен ел саен җәйге тел өйрәнү лагерьлары оештыра.  Лагерьның максаты да- татар мохитле ял   оештыру. Әлбәттә, татар мохите дигәч, укучыларны татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыру да, татар телен үстерү-камилләштерү дә, әби- бабаларыбыздан калган мирасны, гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшерүне дә, тәрбия мәсьәләләре дә күз алдында тотыла һәм шул юнәлештә эш алып барыла.  

24 нчы июль көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле  лагерь эшли башлады.  Әлеге лагерь ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Районыбызның  200 яшүсмере  14 көн буена  файдалы һәм кызыклы ял итәчәк.

Лагерьның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә  юнәлтелгән булачак.

Беренче көнне иртән, балаларның фикерләрен белү өчен, алардан “Керү тесты”  алынды. Укучылар тест сорауларына дөрес җавап биргәннәр. Балаларыбызны кичке матур уеннар,шәмчекләр көтә.

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X