erid:2VtzquqpS7d
Әбисе кабере янында үлгән
Арча яңалыклары

Әбисе кабере янында үлгән

Хатыны һәм зират хезмәткәрләре аңа ярдәм күрсәтергә тырышкан, тик бу бернинди файда бирмәгән

Әбисенең кабере янында җан биргән Нинди генә хәлләр юк бу дөньяда! Менә бер ир-егет зиратта, әбисенең каберен тәртипкә китерергә баргач, вафат булган. Бу аяныч хәл 27 сентябрь көнне Мәскәүдә теркәлгән. Ир белән хатын зиратка барган, биредә хатынның әнисе җирләнгән булган. Кабер тирәсен тәртипкә китереп бетергәндә, ир-егет кинәт кенә үзен начар хис итә башлаган. Бераздан ул аңын югалтып егылган. Хатыны һәм зират хезмәткәрләре аңа ярдәм күрсәтергә тырышкан, тик бу бернинди файда бирмәгән, "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче 65 яшьлек ир вафат булган.   Табиблар әйтүенчә, мәрхүмнең үлеменең сәбәбе йөрәк өянәге булырга тиеш, тик бу җәһәттән төгәл җавап суд-медицина тикшерүеннән соң гына биреләчәк.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30608


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев