erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Борчыган сорау хәл ителде

Безнең редакциягә борчылып мөрәҗәгать иттеләр.

“Рәхмәт, Арча станциясендә медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория ачтылар, – дип  сөйләде безгә шалтыратучы бер хатын-кыз. – Күптән көтелгән амбулатория иде инде бу. Бик шатландык. Бигрәк тә безнең әни кебек өлкәннәргә Арчага кадәр менеп йөрүе җиңел түгел. Хәер, яшьләргә дә мәшәкать инде ул. Якында гына булса җайлы. Тик бер уңайсыз ягы бар. Больничный ачтыру өчен Арча поликлиникасына менәргә кирәк. Ул больничныйны Арча станциясендәге амбулаториядә генә хәл итеп булмыймы икән?”

Без бу турыда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов белән сөйләштек. Һәм менә бүген баш табиб Рифат Илшатович безгә җылы хәбәр җиткерде. “Арча станциясендәге медицина хезмәте күрсәтүче амбулаториядә хәзер больничныйны ачалар һәм ябалар, – дип сөйләде баш табиб. – Беруңайдан шуны да әйтеп үтик. Амбулаториядә табиб, шәфкать туташлары кабул итә. Процедура бүлмәсе ачык. Анализлар алалар, тиешле процедураларны башкаралар. Шимбә, якшәмбедән кала һәркөн эшли. Сораулар, теләкләр булса, безнең телефон: 3-11-03 (кабул итү бүлмәсендә эшләүче хезмәткәр минем белән тоташтыра), электрон адрес: Arsk.Crb@tatar.ru”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исән-сау булыйк, авыртмыйк! Сорауларыгыз булса, безгә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Бергә-бергә мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев