erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бу турыда күпме сөйләсәң дә аз булыр сыман

Халкым минем, ниләр генә кичермәгәнсең син!

Бу турыда күпме сөйләсәң дә аз булыр сыман. Ленинград камалышы 1941 елның сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача дәвам  иткән.  Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.  Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды.
Сикертән мәктәбе укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  Ленинград блокадасы турында тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар ул чордагы фотосурәтләрне һәм рәсемнәрне игътибар белән карадылар. Алар бер көнгә бирелә торган 125 грамм ипинең нинди кечкенә кисәк икәнен белделәр һәм  балаларның өлкәннәргә ничек ярдәм итүләре турында тын да алмыйча тыңладылар. Тәрбия сәгате "Без бүгенге көндә тыныч, матур тормышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш"  дигән сүзләр белән төгәлләнде. Безнең үткәннәрне, Совет халкының ниләр кичергәнен һәм батырлыгын онытырга хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре