erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Буа районында ике күперне су баскан

Татарстанда 11 мартта язгы ташу аркасында Буа районы территориясендәге Зөя елгасы буенда урнашкан түбән куелган ике күперне су баса.

Сүз Кият авылы янындагы сулыкта - 30 сантиметр, Черки Кильдураз авыл җирлеге янында 54 сантиметр биеклектә су күтәрелүе турында бара. Күперләр аша машина белән хәзер үтеп булмый.

- Авыл халкы бүген башка урама юллар аша йөри, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Зөядә генә түгел, Улема, Карл, Көбнә, Актай, Шошма, Мишә һәм Сон елгаларында да су биеклегенең чиктән тыш күтәрелүе күзәтелә, дип хәбәр итә "Шәһри Казан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев