erid:2VtzquqpS7d
Бүген Татарстанда +22˚кадәр җылы булуы көтелә
Арча яңалыклары

Бүген Татарстанда +22˚кадәр җылы булуы көтелә

29 июньдә республикада язучан болытлы һава торышы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә Татарстанның көнбатыш районнарында көчле яңгыр көтелә. Көндез кайбер урыннарда яшен булуы ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан, соңрак төньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы +5…+10 градус, республиканың көнбатышында +13 градуска кадәр булачак. Көндез исә һава +17…+22 градуска кадәр җылыначак.

Тулырак: https://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/bugen-tatarstanda-220kadar-yly-buluy-kotela?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fa11435ec-b6b3-5312-8a67-5794204f342f

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев