Быелгы җәй ничек килер?
Халык синоптигы Рәис Шәкүров фаразы
Ашытбаш авылыннан Рәис Шәкүров, халык синоптигы: – 4–5 ел инде юньле буран күргән юк иде. Кар бит ул – икмәк. Яусын, кыш карлы булырга тиеш. Тик шул ягы гына борчый: явым-төшем артыкка китсә, җәен давыллар, су басуларга китерергә мөмкин.
Бураннардан соң салкыннар башлана. Алда – хут суыклары (19 февральдән 19 мартка кадәр). Ул суыклар кирәк. Бу очракта җәй бик яхшы киләчәк. Быелгы җәй матур килер: яңгыры да вакытында явар, җиле дә вакытында исәр, дип фаразлый ул. Икмәк булса, ит тә, сөт тә булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев