Чират торабыз
Нәрсәгә дип уйлыйсыз?
Даруга! Аптекада! Иртәнге якта чират торасы килмичә аптекадан чыгып киткән идем инде. Төшке аштан соң керсәм -- тагын чират! Кем нәрсә ала. Берәүләр салкын тигәннән, икенчеләр кан басымыннан, өченчеләр...
Бер олы яшьтәге апа парацетамол шушында гына икән дип, салкын тигәннән шуны сорады.
-- Элек ипине чират торып ала идек, хәзер даруны, -- диде.
Икенчесе:
-- Дөрес яшәмибез, шуңа авыртабыз, -- диде. -- Дөрес тукланырга, күп хәрәкәтләнеркә кирәк. Авыртмыйсың. Әнә, онкологияне медицина җиңми бит, ә халык медицинасы белән яшиләр.
Һәркемдә хаклык бар кебек... Сез ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Чиратта куп вакыт тора башладык хэрэкэткэ вакыт калмый.
0
0