erid:2VtzquqpS7d
ДАИ бүлекчәсе ял көннәрендә ничек эшли?
Арча яңалыклары

ДАИ бүлекчәсе ял көннәрендә ничек эшли?

Тиз һәм уңайлы булсын, дисәгез

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрнең 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә,  эш режимы турында хәбәр итә.

⚠️ Экзамен алу һәм теркәү бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итү 3, 9 һәм 10 гыйнвар көннәрендә генә гамәлгә ашырылачак. Калган көннәрдә кабул итү булмаячак.

✔️ Эш көннәрендә түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:

  • имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыклары бирү;

  • транспорт чараларын теркәү;

  • куркыныч йөкләрне ташуга рөхсәт итүче таныклыклар бирү;

  • транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертүгә рөхсәт бирү;

  • транспорт чарасы конструкциясенең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык бирү.

Эшегезне уңайлы планлаштыру өчен, Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан электрон язылу мөмкинлегеннән файдаланырга киңәш ителә:
👉 https://www.gosuslugi.ru/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев