erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дима Билан тумышы белән Питрәчтән икән!

Казанга килгәч, туган ягында да булган.

Россия җырчысы Дима Билан илдә гастроль туры вакытында туган авылы Питрәчкә килгән. Бу турыда ул кичә Казанда узган концертында сөйләде. Билан Питрәчкә киләсен алдан әйтмәгән, җитәкчеләрнең берсе дә аның килүе турында алдан белмәгән. 
 
Искәртеп узабыз, Диманың әнисе һәм әбисе тумышы белән Питрәч авылыннан, ә ул үзе балачагында берничә ел әти-әнисе белән Чаллыда яшәгән. Аның әтисе КАМАЗда инженер булып эшләгән. 
 
«Яшәгән йортыма кердем, ул кечкенә һәм кыйшайган булса да, андагы көч, анда бик күп тарих, бик күп тормыш, энергия, көч! Сез минем нәрсә турында әйтүемне аңлыйсыздыр дип ышанам. Ул Мишә елгасыннан ике йорт аша урнашкан», – диде Билан тамашачыларга һәм аларга тормышта «нигез» булсын өчен өйләре белән элемтәләрен югалтмаска дигән теләктә калуын белдерде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vk.com/wall-35721178_123542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре