Арча балалары вокал осталыкларын күрсәтте
Районыбызда «Мин Арча баласы» проектының 5нче сезоны бара
5 апрельдә Арчада "Мин Арча баласы” проекты кысаларында "Мин бит Арча ягыннан" дип аталган район вокаль конкурсы узды. Конкурста Арча районының 48 талантлы жырчы балалары һәм яшүсмерләре катнашты. Яшь аралыгы - 5 яшьтән 18 яшькә кадәр иде.
Катнашучылар туган яклары - Арча һәм районыбыз авыллары турында җырлар башкардылар. Яңгыраган җырлар арасында халык җырлары да, танылган әсәрләр дә бар иде.
"Мин Арча баласы" проектының 5 нче сезоны Беренчеләр Хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының туган телне саклау комиссиясе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
"Мин бит Арча ягыннан" вокаль конкурсы проект кысаларында үткәрелгән яңа юнәлеш иде. Яшь талантларга үзләрен күрсәтергә һәм музыка аша туган илләренә булган мәхәббәтләрен җиткерергә мөмкинлек бирелде.
Яшь үзенчәлекләренә карап, 1,2,3нче урыннар билгеләнде һәм җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Ландыш Хәкимова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев