erid:2VtzquqpS7d
Элеккеге президентны төрмәгә япканнар
Арча яңалыклары

Элеккеге президентны төрмәгә япканнар

Җинаятьчел авторитет Газиз Батукаевны законсыз рәвештә иреккә чыгарганы өчен Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаевны 11 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Суд Атамбаевны гаепле дип тапкан, аның дәүләт наградаларын һәм милеген конфискацияләү турында да карар чыгарган.

Батукаевка 2006 елда милеген тартып алу белән бергә 16 ел да 8 айга төрмәгә утырту турында карар чыгарылган. 7 елдан соң ул “каты авыруы сәбәпле” шартлы рәвештә алдан иреккә чыгып, Кыргызстаннан киткән.

Атамбаев шулай ук кеше үтерүдә, властьны тартып алуны оештыруда, ришвәтчелектә һәм законсыз баюда гаепләнә. 2019 елның августында Атамбаевны кулга алганда Кыргызстанның “спецназы” аның тарафдарлары белән бәрелеште. Соңрак Атамбаев чуалышлар турындагы җинаять эше буенча да гаепләнде.

Автор : Кадикова Резида

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Elekkege-prezidentni--t-rm-g-338011/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев