erid:2VtzquqpS7d
Эшләүче пенсионерлар колагына
Арча яңалыклары

Эшләүче пенсионерлар колагына

Эшләүче пенсионерлардан безгә: "Безнең дә пенсияләр артмыймы, индексацияләнмиме икән?, -- дип шалтыраталар.

Без бу турыда Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

--Яңалык бар, -- дип сөйләде Рузия Илсуровна. -- Әмма ул опекун пенсионерларга кагыла. Моңарчы баланы тәрбияләп торган опекуннар да эшләүче пенсионерлар булып саналды. 2020 елның июленнән аларның пенсияләре индексацияләнеп исәпләнәчәк.

Монысы аңлау өчен: ел да эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнеп артып торды. Ә эшләүче пенсионерларныкы ул артмады. Пенсионер эштән туктагач, аның пенсиясе индексацияләнәчәк.


Нет комментариев