erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшләүче пенсионерлар, сезнең өчен

Әңгәмәдәш – республиканың Пенсия фонды идарәсенең Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.

 

Рузия Илсуровна, пенсионерларда сораулар әледән-әле туып тора. Электрон челтәрләрдә хәбәрләр күп. Кайсына ышанырга белмисең. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре аз булса да артты. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

– Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан артып килә башлады. Бу акчалар 2021 елда эшләгән пенсионерларга исәпләнә. Ул эш бирүчеләр пенсия фондына күчергән взнослар күләменә бәйле. Нәкъ менә шул взнослар пенсияләрне яңадан исәпләргә, аз булса да арттырырга мөмкинлек бирә.

– Димәк, пенсияләр төрле кешенең төрлечә артты, чөнки аның күләме пенсия фондына кергән взнослардан тора.

– Әйе. Әмма аның билгеле бер чиге бар. Ул өч баллдан (коэффициент) артмый. Бер баллның күләме – 118 сум 10 тиен. Эшләүче пенсионерның пенсиясенә иң күбе 354 сум өстәлә. Кабатлап әйтәм, бу өстәмә эш бирүченең пенсия фондына керткән взносларыннан тора. Шул взнос күләменә карап,  пенсионерның пенсиясе арта.

– “Индексация” сүзен эшләүче пенсионерлар дулкынланып кабул итәләр. Август өстәмәсен ел саен 1 гыйнвардан пенсияләрнең индексацияләнүе белән бутарга ярамый – шулай бит!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ел саен 1 гыйнвардан иминиятләү пенсияләре индексацияләнә. Эшләүче пенсионерларның да пенсияләре 1 гыйнвардан индексацияләнә, алар индексация акчасын эштән туктагач кына ала башлыйлар. 1 февральдән инвалидлар һәм ветераннарның ай саен бер тапкыр бирелә торган акчалары (ЕДВ) арта. 1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре өчен индексация көне килеп җитә. Эшләүче пенсионерларның пенсияләре 1 августтан артып килә башлый. Кабатлап әйтәм, аның чиге – 354 сум. Аны 1 гыйнвар, февраль, 1 апрель индексацияләре белән бутарга ярамый.

–Эшләүче пенсионерларның, безнең ул 1 гыйнвардан индексацияләнгән акчалар юкка чыкмасмы икән, дип хафага калганнары бар. Ә коткыны таратып торалар... Урам сүзенә, теләсә нинди язмаларга ышанмаска кирәк тә бит, ышаналар. Югыйсә, алдан түгел, закон чыккач кына бар да билгеле була.

– Мәгълүматны бары тик Россия Пенсия фондының рәсми сайтыннан гына (www .pfr.gov.ru) укырга кирәк.

– Эшләүче пенсионер эштән киткән очракта мәгълүмат ничә көн эчендә пенсия фондына керә? Һәм ул индексация акчасын кайсы айдан ала башлый?

– Эшләүче пенсионерның эштән китүе турындагы мәгълүмат өч көн эчендә Пенсия фондына керә. Аның Пенсия фондына килеп торуы кирәкми. Ул бер генә көн эшләсә дә, ул ай эшләгән булып санала. Эштән киткәч, өч айдан соң пенсия индексацияләнеп килә башлый. Эштән киткән айның икенче аеннан пенсияләр индексациясе исәпләнә.

– Рузия Илсуровна, аңлатуыгыз өчен рәхмәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев