Файдасы бар, белегез!
Кыяр турында.
Парникта кыярлар өлгерә. Ә беләсезме, мин кыярны иттарткыч аша чыгарып туңдыргычка катырып куям. Катырылган кыяр тәмле түгел инде ул. Шуңа мин аны иттарткычтан чыгарам. Ансат кына йотып куяр өчен. Тәмсез даруны да эчәбез бит әле. Файдасын күрәм. Аның составында калий һәм магний бар. Кан басымы югары булганнарга да файдалы ул. Эчәклекләрне чистарта, тышка чыгуны көйли. Анда К витамины күп булганлыктан, канга һәм сөякләрнең ныклыгына да файдасы бар. Әмма аны күп кулланмыйм. Чамасын белеп кенә.
Нурсөя Калистратова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев