erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин яшүсмернең Яңа ел теләген үтәде

Илдар Дәүләт Советы Рәисенә һәм чараны оештыручыларга хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уналты яшьлек Илдар Хәлиевнең Яңа ел теләген үтәде. Яшүсмер метро машинисты ролендә булырга хыяллана. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзенең хыялы турында укучы «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе сайтында язган. 24 декабрьдә Татарстан парламенты башлыгы Дәүләт Советы холлындагы чыршыдан Илдарның открыткасын алды. Илдар – мөмкинлекләре чикләнгән тугызынчы сыйныф укучысы, әти-әнисе һәм сеңлесе белән Казанда яши. Илдарның үзен метро машинисты ролендә сынап карау теләге ул беренче тапкыр Җир асты транспортында йөргәннән соң барлыкка килә һәм шуннан бирле метрополитен темасы белән мавыга башлый.

Бүген, 61 нче мәктәптә дәресләр тәмамлаганнан соң, Илдарны әнисе Гөлназ Хәлиева белән «Яшьлек» метро станциясендә Казан метрополитены хезмәткәрләре каршы алды. Укучы метро вагонында «Әмәт» станциясенә кадәр барды, электр составының хәрәкәтен һәм транспорт эшенең үзенчәлекләрен күзәтте.

Илдарга Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/farit-moxammatsin-yas-kazanlynyn-yana-el-telagen-utade-5917262

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре