erid:2VtzquqpS7d
Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде
Арча яңалыклары

Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде

Җырчы моны Коштау тавын яклау буенча үз позициясенә бәйләп карый.

Популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, моның сәбәбе — мәдәният йортында ут булмауда түгел, ә артистның Коштау тавын яклау буенча позициясендә.

«Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертлар оештыру кыенлаша. Ә сәбәпләре билгеле түгел. Бүген беренче тапкыр тамашачылар белән урамда калдым. Кешеләрдән сораштырып белдек һәм миңа Коштау авылын яклап чыгуым кайбер кешеләргә ошамавын әйттеләр», — дип язган артист Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

 

22 мартта Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында, тамаша башланырга бер сәгать кала, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның концерты куелмаячагы билгеле булды. Подвалда су җыелу аркасында кыска ялганыш барлыкка килергә мөмкин дигән сәбәп белән Мәдәният йортында утны сүндергәннәр. Instagram социаль челтәрендә чыккан видеодан күренгәнчә, Фирдус Тямаев подвалга төшә һәм бернинди дә су юк икәнен күрсәтә. 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев