erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе шахмат сөючеләрне үзенә җыйды

2021 нче елда Арча районы мәктәпләрендә шахмат уеннары өчен махсус почмаклар булдырылды.

 

   Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе өчен төп иганәче - “Энергосервис” җитәкчесе Әхмәтгалиев Рамил Зиннур улы. Сеҗе төп мәктәбендә – “Ак барс” агрокомплексы ширкәте җитәкчесе Сәләхов Шәйдулла Имам улы, Курса-Почмак урта мәктәбендә Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Рөстәм Вазыйх улы.  Шул көннән башлап укучыларда шахмат уенына карата мәхәббәт уянды. Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте - кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһененнәрен югалтмыйлар.

2024 нче елның 22 нче маенда, Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган шахмат буенча шәхси-команда ярышлары узды. Ярышта Сеҗе төп мәктәбе, Курса-Почмак урта мәктәбе, Сикертән төп мәктәбе укучылары үзләренең көчләрен сынадылар.  Турнир малайлар, кызлар арасында түбәндәге яшь төркемнәренә бүленеп үткәрелде.

1-7 нче сыйныф укучылары һәм 8-11 нче сыйныф укучылары  арасындагы малайлар һәм кызлар көч сынашты. Җыелган очколар саны буенча һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнде. Малайлар һәм кызлар арасында призлы урыннар алган катнашучыларга медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Турнирда командалар арасында беренче урынны Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе (тренер Р.Р.Нәбиуллин), икенче урынны Курса-Почмак урта мәктәбе (тренер Х.Х.Хәсәнов), өченче урынны Сеҗе төп мәктәбе (тренер Ф.Ф.Нәгыймов) командалары яулады. 1-7 нче сыйныф укучылар арасында абсолют җиңүче Асхадуллина Алинә, Зиннәтов Ислам. 8-11 нче сыйныф укучылар арасында җиңүчеләр итеп Абрамова Рәмзия, Әхмәтханов Кәрим билгеләнде.

 Турнирда отставкадагы полковник, үзешчән рәссам, “Авылдашларыма истәлеккә” китабы авторы – Сәләхетдинов Миннерадил Имаметдин улы хөкемдарлык итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышны оештыруга үзеннән бик күп өлеш керткән һәм иганәчелек  иткән Арча район Советы депутаты Сәләхов Шәйдулла Имам улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый ярышларның дәвамлы булуын теләп калабыз.

 

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе  укытучысы

Шәймәрданова Алия Рафис кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев