erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф

Барыбыздан да уяулык сорала

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә агымдагы елның 17 апреленнән 10 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

13 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар кабинетында үткән Комиссиянең планнан тыш утырышында шул хакта белдерде.

Ул видеоконференция режимында үтте һәм республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды. Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм юкка чыгаруга әзерлек турында сүз барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

17 апрельдән 10 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп ягу, шулай ук торак пунктларда ачык һавада, табигатьтә ял иткәндә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык ут ягып ризык әзерләү, пиротехника куллану да катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен зур күләмдә штраф каралган: гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре