Февраль аенда билгеләп үтелүче бәйрәм - 14 февраль, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан да сайтыбызда фотолар бәйгесе башланып китте
"Пар балдаклар" дип исемләнгән бәйгегә туй көнендә төшкән фотолар кабул ителә. Олы тормышка аяк басканда истәлеккә төшкән парлы фотоларыгызны 89393186582 номерына ватсапка җибәрә аласыз. Кияү белән кәләшнең исем, фамилиясен һәм кайсы яктан (авыл, шәһәр исеме) булуларын язу шарт.
Бәйге фотолар 29 гыйнварга кадәр кабул ителә.
Тавыш бирү 30 гыйнвардан 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
13 февраль көнне нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк һәм 14 февраль көнне тавыш бирү юлы белән билгеләнгән өч җиңүчегә бүләкләр тапшырылачак.
Фото https://vk.com/public117933196 алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев