Якташыбыз махсус хәрби операция турында видеофильм ясаган
Үзе дә хәрби операцияләрдә катнашучы, әфганчы райондашыбыз Илнур Яруллин махсус хәрби операция зонасында күргәннәрен бер видеога туплаган
Әлеге видеоны “Студия “Ilnur-Zuhra” ВКонтакте төркемендә https://vk.com/ilnurzuhra_studio карарга мөмкин. Илнур Яруллин Сватово зонасына баруын, кайтуын, анда хезмәт итүче Татарстан егетләре белән күрешүен, исемле посылкалар (именные посылки) тапшыруын төшереп, егетләрдән алган сәламнәрен әлеге видеофильм аша караучылар белән бүлешә.
Илнур Яруллинның үзе белән күрешеп сөйләштек. Декабрь ахырында һәм март аенда хәрби операция зонасында булып кайткан якташыбыз 11 майда кабат егетләребезгә ярдәм илтергә планлаштыра.
"Мунчалар һәм исемле посылкалар илтергә уйлыйбыз. Районыбыз егетләренә генә түгел, Татарстан буенча кемгә кирәк шуңа ярдәм итәргә тырышам. Алар белән элемтәдә торам. Ниләр кирәген хәбәр итәләр. Без туплап, кулларына илтеп тапшырабыз", - диде ул.
Социаль челтәрләрдәге төркемгә видео урнаштырганнан соң, Илнур Яруллин белән күпләр элемтәгә керә, якыннарын таный һәм видеоны шәхсән җибәрүләрен сорый. "Елап шалтыратучылар күп булды. Чөнки андагы кадрлар чынлап та күңелгә тия торган. Бигрәк тә якыннары биредә хезмәт иткән кешеләр битараф кала алмый. Шуңа да видеоның сылтамасын калдырам, теләгән кеше карасын", - дип уртаклашты ул безнең белән. Видеофильмга сылтама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев