erid:2VtzquqpS7d
Яңа елга кадәр нәрсәләрне алдан алып куярга кирәк
Арча яңалыклары

Яңа елга кадәр нәрсәләрне алдан алып куярга кирәк

Бәяләр арта

 

Киләсе елда азык-төлеккә бәяләр инфляция дәрәҗәсендә үсәргә тиеш, әмма искәрмәләр булырга мөмкин. Бу хакта товар-чимал базарлары буенча белгеч Валентина Милашевская «Прайм» агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Беренче чиратта, шампан шәрабенә бәяләрнең артуы көтелә - кибетләрдә уртача 41,4 процентка, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук Яңа ел алдыннан гадәттә уылдык, консервалар бик кыйммәтләнә, шуңа күрә аларны алдан алып куярга кирәк, диде белгеч.

Моннан тыш, Яңа елда ягулык һәм транспортка (биш-ун процентка), шулай ук тәмәке һәм вейпларга бәяләр артуы көтелә, чөнки 2023 елда аларны сатуга акциз дүрт процентка артачак, дип өстәде Милашевская.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yana-elga-kadar-alyp-kuyarga-kinas-itelgan-azyk-tolek-isemlege-bilgele-5863146


Арча хәбәрләре

Нет комментариев