erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды

Гаилә елы уңаеннан

Бүген Яңа Кенәр авылында ТР Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды.
Фестиваль ачылышында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Хоккей федерациясенең башкарма
директоры Кирилл Голубев катнашты.
Районыбызда "Гаилә елы"н бердәм ачу көне "Әтине, әнине һәм хоккейны яратам" фестиваленә туры килде, шуның белән аеруча истә калырлык булды.
Фестивальдә гаилә учагын символик рәвештә күп балалы Гөлфия-Илһам Хәбибуллиннар гаиләсе һәм яшь гаилә Нурзилә-Айзат Гайнуллиннар кабызды.

Ләйлә Хәкимова


Арча хәбәрләре

Нет комментариев